"Бөтендөнья кыргый табигать көне"
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә "Бөтендөнья кыргый табигать көне" дигән исемләнгән очрашу-әңгәмә үткәрелде. Мөһим тема турында сөйләшүдән тыш, командалар арасында интеллектуаль уен да узды. Балалар конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар, ребуслар һәм башка күңелле биремнәрне чиштеләр.