Әкиятләр илендә
Тат.ru проекты кысаларында, Түбән Каманың 49 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Әкиятләр илендә" дип аталган әдәби викторина узды. Чарада катнашучылар рус һәм татар халык әкиятләреннән төзелгән викторина сорауларына бик оста җавап бирделәр. "Әкияти сандык"та сакланган әкиятләрнең исемнәрен атадылар, экрандагы рәсемнәрдән әкиятләрне таныдылар.
" Кызыл калфак " уены да балаларга бик ошады. Чара күңелле узды, балалар уңай эмоцияләр алдылар.