Патриотик оешма вәкилләре белән очрашу
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Түбән Кама шәһәренең патриотик оешма вәкилләре белән очрашу узды . Чара барышында балалар оешмаларның тарихы һәм хәрби берләшмәләр үткәрә торган чаралар турында күп яңа мәгълүмат алдылар. Бигрәк тә укучыларны, Бөек Ватан сугышы урыннарында эзләнүләр турында сөйләүләр кызыксындырды.