Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем"
Халыкара туган тел көне уңаеннан, балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Муса Җәлил исемендәге беренче гимназиянең 9" А"сыйныф укучылары катнашында "Дөньяда иң матур тел, ул минем туган телем" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.
Чара бәйрәмнең тарихы белән таныштырудан башланып китте. Укучылар дөньядагы телләр турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Уен барышында командалар көч сынашты. Балалар тизәйткечне сөйләү, фразеологик әйтемнәрне аңлату, татар халкының күренекле шәхесләрен тану, мәкальләрне җыюга юнәлгән биремнәрне бик җитез чиштеләр. Сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесе дә күңелле үтте. Уеныбыз "Tat.ru" проекты кысаларында узды.