Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Муса Җәлилгә 117 яшь

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Быел герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулды. Безнең үзәктә 49 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән чара узды. Балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләдек, китап күргәзмәсе белән таныштырдык. М.Җәлилнең балаларга багышлап язган шигырьләренә тукталдык.