"Салтыков-Щедрин повестендә социаль тигезсезлек"
Бүген "Заман" уку һәм аралашу үзәге хезмәткәрләре 13нче гимназия-интернатта "Салтыков-Щедрин повестендә социаль тигезсезлек" дигән презентация-викторина уздырдылар. Безнең яшь укучыларыбыз Михаил Евграфович тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар, әсәрнең сюжеты турындагы сорауларга җавап бирделәр һәм аның тирән мәгънәсе турында уйландылар.