«Галим эзләре буйлап»
2023 нче ел Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе тарафыннан «Таҗетдин Ялчыгол елы» дип игълан ителде.
Мәртәбәле шәхесләребез арасында гомерен халкына хезмәткә багышлаган күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы, язучы, мөгаллим, дин эшлеклесе һәм табиб Таҗетдин Ялчыгол да бар.
Безнең үзәктә 49 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә «Галим эзләре буйлап» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Әңгәмә барашында кыен чакларда халыкка белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куйган зыялыбыз – Т. Ялчыголның тормыш юлы, аның иҗаты хакында сөйләштек. Чарага килгән тәрбиячеләргә Р. Галиуллинның Т. Ялчыгол турында язган «Васыять» әсәрен укырга тәкъдим иттек.