"Татар теленең серләре"
Татар теленең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү максатыннан, Түбән Каманың 5 нче мәктәп укучылары катнашында "Татар теленең серләре" дип исемләнгән квиз-уен узды. Чара ике телдә алып барылды. Уен барышында укучыларга тәрҗемәче ролендә булырга туры килде. Алар бирелгән сүзләрне татарчадан рус теленә һәм киресенчә, русчадан татар теленә тәржемә итте."Кара тартма"дагы предметларны татар телендә атарга туры килде. Пантомимо уены да укучыларга бик ошады. Хәрәкәтләрне татар телендә әйтергә өйрәнделәр. Укучылар бик теләп һәм зур кызыксыну белән барлык тәкъдим ителгән биремнәрне башкардылар.