"Халыкларның тату гаиләсе"
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узган "Халыкларның тату гаиләсе" уенында балалар республикабыз халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте турындагы сорауларга җавап бирделәр.Төрле милләт халыкларының костюмнары һәм ашлары турында күп яңалык белделәр. Аның данлыклы кешеләре белән таныштылар. Чара ахырында балалар рус һәм татар халыклары уеннарын бик теләп уйнадылар.