"Таныш моңнар"
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары катнашында, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевка багышланган "Таныш моңнар" дип аталган интеллектуаль уен узды. Укучылар 5 турда үз белемнәрен сынады. Фигуралардан шагыйрьнең шигыреннән өзекләр җыйдылар,тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы викторина сорауларына бик җитез җавап бирделәр.Кодлар белән яшеренгән шигырь юлларын укыдылар.Уен бик кызу һәм мавыктыргыч булды.