Яңа ел иҗат остаханәсе
Бүген «КитапЛАБ» Яңа ел иҗат остаханәсенең төп герое шук кыз – Пеппи Длинныйчулок булды. Ул балалар белән бергәләп мавыктыргыч химик тәҗрибәләр үткәрде, Яңа ел символы – Куян ясау буенча осталык сәгате уздырды.
Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үткәрелгән кышкы уеннар балаларның һәм өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Һәр катнашучы әлеге чарадан күтәренке кәеф алды.