Чигүчеләр белән очрашу
Безнең үзәккә Түбән Кама чигүчеләре килде. Аларга китапханә буенча экскурсия үткәрдек, үзебезнең проектлар һәм китап фонды белән таныштырдык.
Очрашу барышында кул эшләре осталары тәҗрибәләре һәм чигү серләре белән уртаклаштылар. Үзләренең матур эшләрен күрсәттеләр, шулай ук планнары турында да фикер алыштылар.