Чыршы ачу тантанасы
Йорт ишегалдында чыршы бәйрәме узды. Чарада безнең «Заман» уку һәм аралашу үзәге хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Оештыручылар микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу әзерләгәннәр иде.
Безнең әкият геройлары – Куян һәм Тычкан бәйрәмнең нәни тамашачылары белән биеделәр, уйнадылар, Яңа елга багышланган викторина үткәрделәр, флешмоб оештырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.