Яңа ел кичәсе
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә һәркем иң яратып көтеп алган әкияти бәйрәм- Яңа ел бәйрәме узды.
Чара барышында балалар бәйрәмнең тылсымын һәм рухын тоя алдылар.Әкият геройлары:Кыш бабай,Кар кызы,Убырлы карчык балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына алып керде.Бәйрәм чыршы тирәсендә жырлар һәм биюләр,әйлән-бәйлән уйнау белән дәвам итте.Балалар бик күп уңай хисләр һәм Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.