Китап тәкъдим итү кичәсе
«Китап – галим, телсез мөгаллим», «Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы» кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләрне акыл ияләре белем чишмәсе – китап турында әйткәннәр.
Безнең үзәктә әле шушы көннәрдә генә дөнья күргән Фәрит Яхъя улы Вагыйзовның «Күпер колагы кыйссалары» китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Очрашуга Фәрит әфәнденең туганнары, якташлары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелган иде.
Кичә барышында автор үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, китапта үз урынын алган кайбер хикәяләргә тукталды, киләчәккә булган хыяллары белән уртаклашты. Кунаклар үз чиратында яңа китап турында фикерләре белән бүлештеләр. Җыр, шигырь, гармун моңына бай кичә бик матур һәм күңелле узды.