Серле криминалистика
Пушкин картасы кысаларында узган чарада Түбән Каманың 27 нче һәм 7нче мәктәп укучылары катнашты.
Балалар бик актив уйнадылар, биремнәрне үтәделәр. Уенның мәртәбәле кунагы Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсенең эксперт-криминалистика бүлеге өлкән эксперты полиция майоры Натиев Алмаз Нәфыйкович булды. Ул укучыларга эшенең төп мизгелләре турында һәм экспертизаның төп төрләре турында сөйләде.
Очрашу эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.