Заманда ял көне
Әгәр дә син укырга, өстәл уеннары уйнарга, иҗат белән шөгыльләнергә яратасың икән, безнең «Заман» уку һәм аралашу үзәгенә рәхим ит.
Бу ялларда без үз кулларыбыз белән Яңа ел тематикасына скрепбукинг техникасы белән открытка ясадык, шахмат уены серләрен өйрәнүне дәвам иттек.