Татарча диктант
Татар теленә кызыксынуны арттыру һәм әдәби телдә дөрес сөйләм, язу күнекмәләрен үстерү максатыннан "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды. Теләгән һәркем ирекле рәвештә татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды.
Катнашучылар туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешләрен керттеләр.