Саттаров Альберт Бәхтиар улының картиналар күргәзмәсе
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә рәссам Саттаров Альберт Бәхтиар улының картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Рәссам үзенең иҗади эшчәнлеге, күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләре турында сөйләде һәм студент тормышындагы кайбер хатирәләре белән уртаклашты.Очрашу җылы мөхиттә узды.