"Могҗиза көткәндә...."
"Булачак әниләр мәктәбе "Могҗиза көткәндә ...."проекты кысаларында әниләр лактация буенча консультант Галиәкбәрова Динә Фәрхәт кызы белән онлайн очрашу үткәрде.
Онлайн әңгәмә барышында бала тудырганнан соң имезүче ананың туклануы, шулай ук иң башлангыч этапларда да, киләчәктә дә имезүнең төп мизгелләре турында сөйләштеләр. Нәкъ менә имезү-баланың булачак сәламәтлегенең нигезе.
Чара ТАТНЕФТЬ/ хәйрия фонды грантын кулланып узды