"Көзге каникуллар"
"Каникуллар булу яхшы" проекты кысаларында безнең үзәктә "Бездә Простоквашинода..." дип аталган күләгә театры узды. Балалар мультфильмнан өзек карадылар, уен формасында күләгәле театр уйнадылар, шулай ук Э.Успенскийның әкияти әсәре буенча викторинада катнаштылар.