"Җылылык нурлары бүләк итәбез"
"Баланың акылы аның бармак очында " - дигән танылган педагог Сухомлинский В.А.
"Дар" РЦ балалары өчен "Җылылык нурлары бүләк итәбез" проекты кысаларында якты ком өстәлендә шәхси дәресләр башланды. Бу чаралар фантазияне, хәтерне, моторика осталыгын үстерә. Шулай ук, бу ком нерв системасын тынычландыра һәм уңай йогынты ясый.Бу чаралар грант ярдәмендә мөмкин булды.