Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Ватылган язмышлар

 Безнең үзәктә  психолог Зилә Дамировна белән очрашуы булды. Әңгәмә яшьләр арасында наркомания проблемаларына багышланган иде. Балаларга наркотиклар куллануның кеше сәламәтлегенә ничек тискәре йогынты ясавы һәм тормышын бозуы турында фильм күрсәттеләр. Теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга һәм наркотикларга "юк!" дип әйтергә кирәклеген турында сөйләштеләр. Биремнәрнең берсе-наркотиклар кулланган кешене ясау һәм аны характерлау иде. Балалар белән нәтиҗә ясадылар һәм наркотикларга " Юк! дип әйтергә дигән фикергә килделәр"