"Республикамның истәлекле урыннары"
Балаларда туган якка карата мәхәббәт,гуманлык хисләре тәрбияләү максатыннан, Муса Җәлил исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучылары катнашында "Республикамның истәлекле урыннары" дип исемләнгән башваткыч уены булып узды.
Уен барышында укучылар сорауларга бик җитез җавап таптылар.Алар туган якка мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.Уен бик күңелле һәм кызыклы үтте.Чара "Мин яратам сине Татарстан"жыры белән төгәлләнде.