«Дуслар белән күңелле»
Җәй – саф һавада йөрү, күңел ачу, төрле хәрәкәтле уеннар өчен менә дигән вакыт. Шул уңайдан ишегалдында «Дуслар белән күңелле» дип исемләнгән чара уздырдык. Балаларны иң популяр татар халык уеннары белән таныштырып, алар өчен хәрәкәтле уеннар оештырдык. Барлык балалар да уеннарда бик теләп катнашты.