«Милли татар конгрессы»
Безнең «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә «Милли татар конгрессы» президенты – Рөстәм Ямалиев Рустам Штабовский белән очрашу булып узды. Әңгәмә барышында Рөстәм Фаизович үзенең балачагы, Түбән Камада яшәгән чоры хакында сөйләде, «Мәскәү татарлары штабы» тарихына тукталды Штаб Татар Москвы . Хәзерге вакытта иң мөһим булган сорауларның берсе – туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне ничек саклап калу турында үз фикерләре белән уртаклашты.
Очрашуга килгән кунакларга Рөстәм әфәнде китап һәм журналлар бүләк итте, кызыксындырган сорауларына җавап бирде.