Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Тукай исеме - мәңге сүнмәс йолдыз"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел булу уңаеннан безнең үзәктә 49нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен "Тукай исеме - мәңге сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән әдәби дәрес узды. Чара барышында балаларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдык, әкиятләре буенча викторина үткәрдек, шигырьләрен укыдык, "Туган тел" җырын бергәләп җырладык.