"Тукай эзләре буйлап"
Безнең үзәк хезмәткәрләре 49 нчы балалар бакчасында узган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән бик матур һәм күңелле әдәби-музыкаль чарада булдылар. Бәйрәмгә шулай ук Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һәм башка әкият геройлары да килгән иде. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, уеннар уйнадылар, килгән кунаклар белән бергәләшеп "Туган тел" җырын башкардылар.