Тематик экскурсия
"Заман" уку һәм аралашу үзәге #пушкинкартасы программа буенча эшен дәвам итә. 35нче лицей укучылары театрга багышланган экскурсиядә катнаштылар. Үзәкнең һәр залында балаларны әкият геройлары каршы алды. Укучылар геройлар әзерләгән табышмакларга җавап бирделәр һәм "Своя игра" уены уйнадылар. Әлеге тамаша балаларның "Репка" рус халык әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды.