Ислам 1100 ел
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан безнең үзәктә 49 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре белән түгәрәк өстәл узды. Әңгәмә барышында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кайчан һәм ничек кабул ителүе хакында фикер алыштык. Иң бөек дин белгечләренең берсе, милли тарихыбызны һәм матбугатыбызны үстерүдә гаять зур хезмәт күрсәткән, бөтен Ислам дөньясында танылган – Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлына тукталдык. Без, үз чиратыбызда, тәрбиячеләрне аның язган китаплары белән таныштырдык, укырга тәкъдим иттек.