«Татар халык ашлары – телләреңне йотмалы»
2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең үзәктә «Татар халык ашлары – телләреңне йотмалы» дип исемләнгән кичә-дегустация булып узды.
Татар халкы бик борынгыдан аш-су әзерләргә оста булган. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән.
Без кичә барышында татар милли ризыклары тарихына, аларның үзенчәлекләренә, камыр ашларына тукталдык. Кунаклар бәйрәмгә үз гаиләләрендә иң яратып әзерли торган милли ризыкны пешеп килеп, бик тәмле дегустация үткәрделәр. Һәр теләгән кешегә рецептларын бирделәр.