«Мин татарча сөйләшәм»
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле «әти», «әни» сүзләрен туган телдә әйтәбез. 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан безнең үзәктә 1 гимназия @first_gymnasium_nk укучылары өчен «Мин татарча сөйләшәм» дип исемләнгән уен-викторина узды. Укучылар зур кызыксыну белән татар халык мәкальләрен искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар.