Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Муса Җәлил

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.
Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан 49нчы балалар бакчасына йөрүче балалар @49rosinka һәм 25нче гимназиянең 5 сыйныф укучылары @gymnasium25nk өчен «Үлемне җиңгән шагыйрь» дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Чара барышында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына тукталдык, балалар өчен язылган шигырьләрен искә төшердек.
«Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда», – дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә.