Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Сәламәтлек – тормыш энергиясе hәм шатлыгы.

Балалар сәламәтлеге – ул безнең киләчәгебез нигезе, шуңа китапханәчеләр, педагоглар, ата-аналар hәм җәмәгатьчелек алдыннан сәламәтле буын тәрбияләү вазифасы тора. 

Дәүләтнең hәм җәмгыятьнең җитди проблема булып алкоголизм, наркомания, токсикомания, социаль авырулар тора. Аларның яшьләр арасында киң таралуы куркыта. 

Бүген китапханәбезнең хезмәткәрләре 25-нче гимназиянең 7-нче класс укучылары белән очраштылар, озак елларга сәламәтлекне, бәхетне, матурлыкны саклар өчен ничек яшәргә кирәклеге турында әңгәмә кордылар.