"Кыш Бабайның туган көне"
Безнең "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә "Кыш Бабайның туган көне" дип исемләнгән чара узды. 68 нче бакчадан килгән балалар Кыш Бабайның кайда яшәвен, аның булышчылары турында белделәр. Кыш Бабайга яхшы теләкләр теләделәр һәм аннан яңа елга бүләк сорап язган хатларын почта ящигына салдылар.Кечкенә кунакларыбыз күтәренке кәеф белән бакчаларына кайтып киттеләр.