"Тинчурин театры артистлары кунакта"
Безнең "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә К. Тинчурин театры @k_tinchurin_teatri артистлары белән иҗади очрашу узды. Кичә барышында тинчуринлылар артист һөнәрен ничек һәм ни өчен сайлаулары, актер булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Үзләренең соңгы вакытта укыган китаплары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Яраткан авторларының шигырьләрен укып кына калмадылар, матур итеп җырлап бирделәр.
Очрашу истәлекле бүләкләр тапшыру һәм күмәк фотога төшү белән төгелләнде.