"ZAKARIA" фольклор төркеме белән очрашу
"Тат.ru" проекты кысаларында безнең китапханәдә "ZAKARIA" фольклор төркеме кызлары белән очрашу булып узды.
Чарага кызларның иҗаты белән кызыксынган шәһәрдәшләребез килде. Әңгәмә тамашачылар белән аралашу рәвешендә барды. Төркемнең талантлы кызлары үзләренең милли костюмнарының күп кенә борынгы җырларының тарихы турында сөйләделәр.