"Китап һәм яшьләр: хәзерге яшьләр нәрсә укый"
Хәзерге яшьләр нәрсә укый? Нинди жанрларга өстенлек бирелә, әдәбият өлкәсендә заманча карашлы язучылар бармы?
Әлеге сорауларга, урамнан үтеп баручы яшьләр китапханәчеләргә җавап бирде. Сораштырулар нәтиҗәсендә, шәхеснең психологиясе һәм үсеше буенча китаплар, хәзерге заман авторларының фэнтезилары, чит ил классикасы өстенлек алып тора.