Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!»

       Күппрофильле көллият студентлары өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!» дип аталган батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче Бөек Ватан сугышында халкыбызның күрсәткән батырлыклары, шагыйрь-фронтовиклар турында сөйләде, аларның шигырьләре укылды, презентация аша студентлар үзләре белән бер яшьтә булган, сугыш кырларында геройларча үлеп калган геройларыбыз турында мәгълүмат алдылар. Чара ахырында китапханәче студентларга үз тарихы турында онытмауларын һәм безгә ирекле тормыш һәм тыныч күк йөзе бүләк иткән геройларга битараф калмауларын теләде.