Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«БелемХан»

        Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер – берсе белән аралашырга, бер – берсен аңларга, бер – берсенең теләк – максатларын, уй – фикерләрен белергә ярдәм итә.  «Ковер» яшьләр үзәгендә 45 нче номерлы яшьләр китапханәсе «Белем Хан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларда туган телгә, татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү булып тора.