« Газиз туган телем»
25 февраль көнне Нефть һәм нефть эшкәртү көллиятендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Газиз туган телем” – дип исемләнгән әдәби чара узды. Чарада туган тел турында шигырьләр сөйләнде, мәкаль – әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде. Чара өчен китап күргәзмәсе оештырылды.Туган телгә, аның тарихына кагылышлы әңгәмә, студентлар хәтерендә күңелле мизгел булып калды.