Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Үлемемдә яңгырар җыр булып»

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  45 нче яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучыларына  «Үлемемдә яңгырар җыр булып» дип аталган әдәби викторина үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга дәһшәтле сугыш елларында кулларына корал алып илне – тормышны саклап калу өчен дошманга каршы күтәрелгән Татарстан язучылары турында сөйләделәр. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен укып, викторина сорауларына җавап биреп, башваткыч чиштеләр. Муса Җәлилнең күңел төшенкелегенә бирелмәве, үз Ватанының герой улы булуы, концлагерьда вакытта авыр шартларда мәңге үлмәс, мәгънәле шигырьләр язуы экранда чагылдырылган сүрәтләр аша тасвирланды.