Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Халкыбызның мәшһүр җырчысы»

Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкка аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның тууына 85 ел тулуны билгеләп абонемент бүлегендә  «Халкыбызның мәшһүр җырчысы»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәгә җырчыга багышланган китаплар, аңа атап язылган шигырьләр куелды. Китап укучылар Илһам Шакировка багышланган күргәзмә белән таныша алалар.