“Туган илем – Татарстан!”
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, “Туган җиребез буйлап” проекты кысаларында, яшь буынны туган илебезгә, туган җиребезгә, аларда республикадагы истәлекле урыннарның күплегенә кызыксыну уяту нигезеннән чыгып, китапханәбездә “Туган илем – Татарстан!” – дип аталган рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр 30 дан артык укычы үзен сынап карады. Иң уңышлы дип табылган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.Конкурс нәтиҗәләрен Түбән Кама язучысы һәм рәссамы Юдина А.Ф билгеләде. Укучыларыбыз конкурста бик теләп катнаштылар. Алар арасында бик сәләтлеләрнең туган илебезгә багышланган рәсемнәре теләсә нинди күргәзмә күрке булырлык, - диде кунагыбыз. Әльфия Флюровна катнашучыларга уңышлар теләде һәм Татарстанга багышлап иҗат иткән шигырен сөйләде.