"Бүгенге заманның мәшһүр рәссамы"
Күренекле рәссам Харис Габдрахман улы Якуповның тууына 100 ел тулуын билгеләп абонемент бүлегендә "Бүгенге заманның мәшһүр рәссамы" дигән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә рәссамның тормышы һәм иҗаты хакындагы хезмәтләр, истәлекләр, әсәрләре тупланды. Шулай ук, Якуповның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фото сурәтләр урын алды.