Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Телебезне ямьсезләмик»

45 нче яшьләр китапханәсе китапханәчеләре 13 нче гимназия – интернатында «Телебезне ямьсезләмик» дип исемләнгән әдәплелек сәгате үткәрде. Укучыларга телебезнең матурлыгы, кыйммәтлелеге турында аңлатылды. Чара барышында укучылар  тел турында хикәяләр сөйләделәр, “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр әйтеп, табышмаклар чиштеләр. Чараның азагында китапханәче бер-беребезгә авыр сүзләр әйтеп, күңелне яраламыйк, бу дөньяда яшәүче һәркем ягымлы сүз көтә, үзенә карата кайгыртучанлык, кадер – хөрмәт, игътибарлы мөнәсәбәт өмет итә дигән фикерен җиткерде.