Әдәби-музыкаль кичә
18 октябрь көнне 45 нче китапханә хезмәткәрләре 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән "Туган ягым - моң чишмәсе"- дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Әлеге кичәнең төп кунагы -Туган Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче, сигез китап авторы Усачева Анастасия Тимофеевна булды. Очрашу кичәсендә, укучыларыбыз язучы белән якыннан таныштылар. Аның хөрмәткә лаек булып, иҗат иткән шигырьләре һәм китаплары белән генә түгел, үзенең балачак тормышы белән дә кызыксынды укучыларыбыз. Кунагыбыз укучыларга сугыш елларына туры килгән балачагы турында бик тасвирлап сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашудан укучыларның туган телебезне, шигъриятне яратуларына, шәһәребезнең күренекле язучылары иҗаты белән кызыксынуларына сөенеп таралыштык. Язучы белән якыннан аралашу укучылар хәтерендә бер күңелле мизгел булып калгандыр.