Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Хезмәтләре - бер гасырлык

Татарстан китап нәшрияты оештырылуына 100 ел тулды. Бу юбилейга багышлап китапханәдә 17 июльдән ай ахырына кадәр "Хезмәтләре - бер гасырлык" дип аталган күргәзмә-әңгәмә эшли. Бу күргәзмәдә нәшриятнең оештырылуы, узгарган әдәби-мәдәни чаралар турында мәгьлүмат бар. Һәм, Татарстан китап нәшриятында бастырылган күп төрле китаплар куелган.