Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Экология акциясе

12нче июльдә, табигатькә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү, җирне матурларга, аны «дәваларга» өйрәтү, укучыларның экология өлкәсендәге белемнәрен арттыру, аны саклау чараларын өйрәтү, экологик тәрбия бирү максатыннан чыгып, 45нче яшьләр китапханә хезмәткәрләре «Юность» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Табигать ярдәм көтә!»  экология акциясе оештырды. Акциянең төп өлешендә яшүсмерләр белән лагерь янәшәсендәге урман территориясен чүптән, ауган агач, сынган ботаклардан чистарту эшләре алып барылды.