Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел»

Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, яшусмерләргә тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчүнең, наркотик куллануның зарарын аңлату шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан чыгып, 1 июльдә 45нче китапханә хезмәткәрләре «Юность» ял итү һәм сәламәтләндерү лагеренда яшүсмерләр белән «Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел» дип исемләнгән әңгәмә- диалог үткәрде. Зарарлы гадәтләр, аларның организмга йогынтысы һәм нинди зыян китерүе, аларны ничек кисәтергә кирәклеге, кешенең заралы гадәтләргә ничек ияләнүе турында сөйләшү алып барылды. Зарарлы гадәтләр турында презентация каралды. Яшүсмерләр төрле кунегүләр, викторина һәм анкета сорауларына җавап бирделәр.